Әлмәттә «Фронт бригадалары» акциясе узды
Әлмәттә Җиңү көне алдыннан «Фронт бригадалары» акциясе узды. Шәһәрнең иҗат коллективлары, өйләре янында ук ветераннарга бәйрәм кәефе бүләк итеп, күчмә концертлар оештырды.
Быел «Иҗади десантлар» өч ветеранның хәлен белде. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Афанасьевич Федотов, элеккеге концлагерь тоткыны Ольга Романовна Макарова һәм камалыштагы Ленинградта яшәүче Раиса Никаноровна Чернышова бар. Алар адресына кылган батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, һәммәсенә дә сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Ветераннарны котларга район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, Әлмәт шәһәр Советы депутатлары, ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, шәһәр һәм район хәрби комиссары Ратмир Галиуллин килде.
Һәр ветеран өчен шәхси концерт оештырылды. Ишегалларында сугыш еллары җырлары яңгырады.
Мөхтәрәм кунакларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район хакимияте һәм акциядә катнашучылар исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Фотолар: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте.