Бөгелмәдә эшчене ток сугып үтергәннән соң тикшерү башланды
Бөгелмә шәһәрендә эшчене ток сугып үтергәннән соң тикшерү башланды
ТР прокуратурасында белдерүләренчә, ике электр монтажчысы электр подстанциясендә эшләгән. Кайсыдыр мизгелдә электр җиһазларын сүндерүнең тәртибе бозылу сәбәпле бер эшчене ток сугып үтергән, ә икенчесе тән җәрәхәтләре алган.
Хәзерге вакытта эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау турындагы законнар үтәлгәнме-юкмы икәнен тикшерәләр һәм, канун бозу очраклары ачыкланса, аңа карата тиешле чаралар күреләчәк.