Җиңү парадында Татарстанның хезмәт фидакарьлеге предприятиеләре вәкилләре катнашачак
Казанда быел Җиңү бәйрәме ничек билгеләп үтеләчәге турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
«Бәйрәм чаралары башланды. Алар киңкүләм төстә үткәрелә. Бу – ветераннарга карата хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү көннәре. Хәрби батырлык белән янәшә хезмәт каһарманлыгы да зур әһәмияткә ия. Татарстанда ике шәһәр – Казан һәм Яшел Үзән хезмәт фидакарьлеге шәһәрләре булып санала», – диде Азат Абзалов.
Ул мәктәп музейларында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары хөрмәтенә экспозицияләр яңартылганын билгеләп узды. Җиңү паркында чәчәкләр салу тантаналары башланды.
8 майда Казанда ел да уза торган «Парад у дома ветеранов» акциясе узачак. Урамнар һәм мәйданнар буйлап тарихи техника узачак. Алар ветераннар йорты янында туктаячак.
«9 майда чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү Паркында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт фидакарьлеге мемориалларына чәчәкләр салудан башлана. Аннары Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөреше узачак. Меңъеллык мәйданында иҗтимагый оешмаларның патриотик юнәлешле күргәзмәсе оештырылачак, тарихи һәм заманча хәрби техника күрсәтеләчәк. Техника көне буе мәйданда торачак», – дип билгеләп узды Азат Абзалов.
Казан гарнизоны гаскәрләре йөрешеннән соң, татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен гәүдәләндерә торган театральләштерелгән композиция көтелә. «Парадта Татарстанның хезмәт фидакарьлеге предприятиеләре вәкилләре катнашачак, аларның хезмәт батырлыгы күрсәтеләчәк», – диде Азат Абзалов.
9 майда шулай ук «Үлемсез полк» йөреше оештырыла. Кичке 19:00 сәгатьтә бәйрәм концерты була. «Поющая Казань» акциясендә «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, 9 майда Бауман урамында 81 ел элек оештырылган Җиңү Көнен бәйрәм итү реконструкциясе үтәчәк.
22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә алты ноктадан бәйрәм салюты аттырыла. Аны Казансу яр буйларыннан күзәтеп булачак. Салюттан соң махсус җәмәгать транспорты оештырылган.
9 Май бәйрәменнән соң да зур чаралар көтелә. Шуларның берсе – 16 майда Совет районында тарихи һәм эзләнү эше клублары реконструкторлары белән «Бой после Победы» реконструкциясе.