Казанда мәктәп укучысын эт тешләгәннән соң җинаять эше ачтылар
Казанда баланы эт тешләгәннән соң җинаять эше ачылды.
Элегрәк социаль челтәрләрдә Казанның Совет районында 9нчы сыйныф укучысына эт һөҗүм итү турында язганнар иде. Эт башта баланың портфеленә ябышкан, аннары укучының кулын тешләгән. Зыян күргән баланың әнисе әйтүенчә, этнең инде берничә тапкыр кешеләргә карата агрессия күрсәткәне булган, әмма бернинди чаралар да күрелмәгән.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу очрактан соң ваемсызлык һәм иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү турындагы маддәләр нигезендә җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әлеге эшне тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушкан.