Казан имамы: Исламда балаларны сугып тәрбияләргә ярамый
Мөселманнарга балаларына тәртипсезләнгән яки тыңламаган өчен физик җәза бирү катгый рәвештә тыела. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.
«Пәйгамбәребез беркайчан да балаларына һәм оныкларына сукмаган. Исламда мондый тәрбия ысулы рөхсәт ителми», – диде имам.
Хәйруллин ата-аналарга балаларына дөрес мохит аша тәэсир итәргә киңәш итте.
«Әлбәттә, үсә бара балалар безне тыңламый, әбисенә дә, бабасына да колак салмый. Ул үз яшьтәшләрен яки интернеттагы блогерларын тыңлый. Димәк, без аны дөрес юнәлешкә борырга, яхшы кешеләрне тыңларга һәм үрнәк алырга өндәргә тиешбез», – дип өстәде хәзрәт.