Татарстанда трассада ике кроссовер бәрелешкән – бер кеше зыян күргән
Татарстанның Питрәч районында – Кызыл Яшьләр һәм Әлбәдән авыллары арасындагы автомобиль юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике кроссовер бәрелешкән. Машиналарның берсе түбәсенә әйләнеп капланган.
«Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Һәлак булучылар юк.