Чувашиянең Шыгырдан авылында Халыклар бердәмлеге елына багышланган бәйрәм узган
Чувашия Республикасының Шыгырдан авылы мәдәният йортында Батыр муниципаль округының «Профессор Э.З.Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе» коллективын һәм укучыларын берләштергән зур бәйрәм чарасы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Концерт программасы берьюлы ике мөһим вакыйгага – Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган.
Катнашучылар милли традицияләрнең байлыгын һәм милли иҗат рухын чагылдырган эчтәлекле программа әзерләгән. Сәхнәдә мәктәпнең иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Алар башкарган халык биюләре һәм җырлары мәдәни мирасны саклауның һәм халыклар арасындагы дуслык җепләрен ныгытуның мөһимлеген ассызыклаган. Буыннар дәвамчанлыгына аерым игътибар бирелгән: яшь талантлар белән бергә бәйрәмдә педагоглар да катнашкан.
Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итте. Гөрләп торган залдагы атмосфера язгы илһам һәм бердәмлек хисе белән сугарылган иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү белән беррәттән үсеп килүче буында хезмәткә хөрмәт һәм бердәмлек кыйммәтләрен тәрбияли, диелә хәбәрдә.