Чистайда шәхси йортта чыккан янгыннан ир-атны коткарганнар
Чистайда шәхси йортта янгын чыккан. «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, йорт Крупская урамында янган һәм ут 60 квадрат метрга таралган.
Янган йортта бер ир-ат булган. Коткаручылар аңа битлек кигертеп алып чыккан.
Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге ачыклаячак.