Рәсим Баксиков Актаныш районында хәрби операция ветераннарына ярдәм итү эшен бәяләде
Актаныш районына эш визиты белән Россия Герое, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде. Сәфәрнең төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре булды.
Район җитәкчелеге һәм социаль өлкәне һәм мәшгульлекне алып баручы профильле белгечләр белән очрашу барышында ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыруның төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Гамәлдәге ярдәм чараларының нәтиҗәлелегенә һәм аларны алга таба үстерү мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.
Программаның аерым пункты сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән аралашу булды. Формаль булмаган шартларда катнашучылар актуаль проблемалар һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.