Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр иттеләр Рәиснең матбугат хезмәтендә. Тантана Казан Кремлендә 1 Май һәм 9 Май Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында бөтен Татарстан буенча атаклы хезмәтчәннәрне һәм Ватанны саклаучыларны хөрмәтләү чаралары уза. Бу чаралар Хезмәткә һәм хәрби хезмәткә хөрмәтне ныгытуга, тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләрне чын геройлар үрнәгендә тәрбияләүгә юнәлдерелгән, дип билгеләде ул.

Республика Рәисе ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә һәм төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклый. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм социаль яклау өлкәләрендә шактый уңай үзгәрешләр бара.

Хәбәр ителгәнчә, Миңнеханов ветераннарны да сәламләде. Үзләренең батырлыклары һәм хезмәтләре белән алдагы буыннар Бөек Җиңүгә һәм илебезне торгызуга өлеш керттеләр, һәм аларның үрнәге хәзерге һәм киләчәк буыннарны Ватанга хезмәт итәргә һәм намуслы хезмәт итәргә рухландыра, диде ул.

ТР Рәисе СВО зонасында бурычларын батырларча үтәүче республикада туган хәрби хезмәткәрләргә тирән рәхмәт белдерде. Ватан иминлеген тәэмин итүче сугышчыларга ярдәм һәрвакыт игътибар үзәгендә, дип ассызыклады ул.

Бүләкләнүчеләр арасында – хезмәт ветераннары, нефтьчеләр, мәдәният эшлеклеләре, төзүчеләр, юристлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм ТКХ хезмәткәрләре.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus