«Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде
Бу минутларда «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улыннан торган иҗат төркеменең Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуы игълан ителде.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Туган тел көне хөрмәтенә тантана Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бара.
Алга таба дәүләт бүләгенең башка лауреатлары игълан ителәчәк. Бу хакта - чираттагы хәбәрдә.