Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 140 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне Туган тел көне һәм күренекле вакыйга – татар халкының бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Туган тел – милләтнең тере сулышы һәм рухы, аның тарихи хәтер хәзинәсе. Бу тиз үзгәрүчән дөньяда халкыбызга хас үзенчәлекләрне саклау өчен әхлакый маяклар нәкъ менә туган телдә тупланган.

Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның тиңдәшсез тезмәләрендә күп буыннар тәрбияләнде. Көйле-моңлы «Туган тел» дөньяны танып белүдә беренче булып юл күрсәтсә, шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы тормыш куйган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Тукайның туры сүзе бервакытта да үз көчен югалтмый: ул вөҗданыбызны пакьли, җаныбызга дәва бирә, күңелебезне кузгата, игелекле эшләргә рухландыра. Һәрберебез өчен олы байлык булган хәзерге татар әдәби теленә нәкъ менә Тукай нигез салды.

Тагын бер мәшһүр каләм иясе – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләре бүген аеруча актуаль яңгыраш алды. Быел без аның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәлилнең батырлыгы кешелек дөньясы өчен каһарманлык өлгесенә әйләнде, ул кулларына корал тотып Ватанны, үзләренең туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен яклап көрәшүче яшьләребез – төрле милләт вәкилләре өчен үрнәк булып тора.

Халкыбызның тарих сәхифәләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребезнең олы иҗаты туган телебезне саклауда, аның матурлыгын, байлыгын кыйммәтле мирас итеп киләчәк буыннарга тапшыруда ныклы нигез хезмәтен үтәсен.

Сезгә тынычлык, иминлек, илһамлы тормыш телим. Горурлыгыбыз булган туган телебез һәм мәдәниятебез һәрчак үсеш-алгарышта булсын!» – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus