Төмәндә «Зөбәрҗәт» ансамбленең 10 еллыгын бәйрәм итәләр
25 апрель көнне Төмән татар мәдәнияте үзәгендә «Зөбәрҗәт» Татар җыры ансамбленең 10 еллыгына багышланган бәйрәм концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коллектив 2016 елда Түбән Тәүдә районының «Мәдәният» базасында оештырылган. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә «Зөбәрҗәт» ансамблен тамашачылар яратты. Алар район һәм өлкә конкурслары лауреатлары, Бөтенроссия һәвәскәр коллективлар фестивале лауреаты, төрки телле халыкларның «Искер җыен» Халыкара фестивале лауреаты булдылар.
Кичә программасында 10 ел эчендә иң яхшы номерларны күрсәтәчәкләр.