Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Узган 2025 елда дәүләт хакимияте органнарына татар телендә мөрәҗәгатьләр саны кимегән

Дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан гражданнардан килгән 104 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Адар буенча нинди телдә язылса, шул телдә җавап кайтарылган.

Бу хакта Р Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде. Ул министрлыкның дәүләт телләре бертигез дәрәҗәдә кулланышын тикшерүен билгеләп узды.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан халыктан килгән 57 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. План күрсәткече үтәлгән. «Игътибарыгызны шуңа юнәлтәм: узган ел белән чагыштырганда, татар телендә мөрәҗәгатьләр саны күпкә кимегән. 2024 елда аларның саны 1368 булса, 2025 еда татарча язылган 752 мөрәҗәгать кабул ителгән», – дип әйтте министр урынбасары.

Минзәлия Закирова урам һәм юл күрсәткечләре турында да әйтте. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, 2025 елда урнаштырылган 257 юл күрсәткечендә мәгълүмат ике дәүләт телендә бирелгән, план күрсәткече 100 процент тәшкил итә.

«Муниципаль берәмлекләрдә рус һәм татар телләрендә 30 меңнән артык урам күрсәткече рус һәм татар телләрендә, бу – индикатор, шулай ук, үтәлгән», – диде ул.

Министр урынбасары Фәннәр академиясенең элмә такталарның хатасыз язылышын, татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген тикшерү буенча эше дәвам иттерелүен билгеләп узды. 2025 елда 447 элмә тактасы тикшерелгән.

«Барлык күрсәткечләр үтәлсен өчен, конструктив хезмәттәшлек кирәк. Мониторинг быел да дәвам итә», – диде Минзәлия Закирова.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу мәсьәлә буенча алга таба да квартал саен хисап бирүне йөкләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus