Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин яшьләрне халык программасын формалаштыруда катнашырга өндәде

Татарстанда балаларны һәм яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү, үстерү, шулай ук алар өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә даими игътибар бирелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Ак Барс Арена» мәйданчыгында узган «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә хәбәр итте.

Соңгы биш елда республикада яшьләр сәясәтенең 37 объекты төзелде. Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча төбәкләрнең федераль рейтингында беренче урынны алып тора.

Конференциянең көн тәртибенә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» региональ штабының эше турындагы хисап һәм оешманың алга таба үсеше программасы турында фикер алышу керде.

Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең ил халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итүен искәртте. Өстенлекле юнәлешләр арасында ул яшь гаиләләргә ярдәм итүне, торак мәсьәләләрен хәл итүне, укуны, эшне һәм балалар тәрбияләүне бергә алып бару өчен шартлар тудыруны, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен үстерүне атады.

Аның сүзләренчә, Татарстанда яшьләрнең үсеше һәм аларның инициативаларына ярдәм итү хакимият һәм партия игътибары үзәгендә кала. Ул искәрткәнчә, республика илдә беренчеләрдән булып яшьләр сәясәте турындагы канунны 1993 елда ук кабул итте, ә 2025 елда аны 2030 елга кадәр гамәлгә ашыруның яңа стратегиясе расланды.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, «Яшь гвардия» гә бу эштә мөһим роль йөкләнгән. Хәрәкәт эшчәнлегенә йомгак ясап, ул оешманың эшләгән елларында республикада да, илдә дә иң зур яшьләр структураларының берсенә әверелүен билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus