Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиянең Трабзон шәһәрендә Тукайның 140 еллыгына багышланган «Татарча диктант» узды

Төркиянең Кара диңгез ярында урнашкан, бай тарихы һәм мәдәни мирасы белән танылган Трабзон шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясенә кушылды. Быелгы чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Истанбулда яшәүче милләттәшебез, техник фәннәр кандидаты, инженер Айгөл-Зара Кәбир хәбәр итте.

«Бүген географик яктан диңгез аша Сочи каршысында гына урнашкан Трабзон шәһәрендә татарлар диктант язарга җыелды. Чарада Карадениз техник университеты студентлары, Трабзонда яшәүче һәм шәһәргә кунакка килгән милләттәшләребез, аларның балалары - барлыгы ун кеше катнашты», — дип белдерде ул.

Акцияне һәм диктантны Трабзонда 2017 елдан бирле гомер итүче Кадрия Сойтекиноглу оештырган. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткән таләпләр буенча уздырылган: катнашучылар төп текстны яза башлаганчы, бергәләп «Туган тел» җырын башкарган, ә аннары чит илләр өчен каралган «Исемдә калганнар» текстын (Габдулла Тукай истәлекләре буенча) язганнар.

«Бу акция безне бергә җыя торган күркәм очрашуларга сәбәп булып тора. Шуңа күрә катнашучылар бу юлы да буш кул белән килмәгән иде: өстәл татар халкына хас милли тәм-томнар белән тулы булды. Кадрия ханым — өчпочмак һәм кош теле, Альбина ханым — коймак, ә Рауфа апа тары коймагы әзерләгән иде», — дип билгеләп үтте Айгөл-Зара Кәбир.

Моннан тыш, Айгөл-Зара Кәбир үзе башлап җибәргән «Сөйләшү» татар теле курслары кысаларында белем алучы биш кеше өчен диктантны онлайн форматта уздырган.

«Мин дә җиде ел элек башлап җибәргән «Сөйләшү» курсларымда тел өйрәнүчеләргә диктантны онлайн рәвештә яздырдым. Бу чара да Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткән форматта оештырылды», — диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus