Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Киров өлкәсендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ачылган

Киров өлкәсе Нократ Аланы үзәк шәһәр китапханәсендә бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылган. Бу хакта Киров өлкәсенең «Дуслык» атналык газетасы хәбәр итте.

Күргәзмә түбәндәге бүлекләрдән тора:

  • «Тукайның тормыш юлы». Бу бүлектә Тукайның биографиясен һәм иҗат юлын яктыртучы татар һәм рус телләрендәге басмалар тәкъдим ителгән. Биредә авторның автобиографик очерклары, истәлекләре, публицистик әсәрләре һәм фельетоннары тупланган «Сайланма әсәрләр» китабы аерым урын алып тора.
  • «Татар күңеле авазы». Монда Тукайның шигъри мирасы белән танышырга мөмкин. «Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр» җыентыгында шагыйрьнең оригиналь шигырьләре, поэмалары, әкиятләре, шулай ук аларның рус теленә тәрҗемәләре тәкъдим ителгән.
  • «Габдулла Тукайның балалар өчен китаплары». Бу бүлектә яшь укучылар өчен язылган әсәрләр тупланган. «Әкиятләр» җыентыгында татар фольклорының аерылгысыз өлешенә әверелгән «Шүрәле» һәм «Су анасы» кебек танылган әкиятләр урын алган.

Экспозиция татар әдәбиятын сөючеләр өчен дә, бөек шагыйрьнең иҗатын яңадан ачарга һәм аның милли телне, мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен дә кызыклы булачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus