Новосибирск өлкәсендә «Татарча диктант»ны 17 мәйданчыкта язачаклар
Новосибирск өлкәсендә «Татарча диктант» 17 мәйданчыкта узачак. «Татарча диктант»ны әлеге мәйданчыкларда 24-26 апрель көннәрендә язачаклар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче мәртәбә узачак һәм шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. Диктантны татар телендә дөньяның 26 илендә һәм Россиянең 73 төбәгендә язачаклар.
Диктант текстын телне белү дәрәҗәсенә карап сайларга мөмкин булачак. Телне начар яки уртача белүчеләр өчен дә вариант бар.