Россиядә эретеп ябыштыручылар һәм слесарьларның кереме 500 мең сумга кадәр җитә
Соңгы елда эшче һөнәр вәкилләре – слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, токарьлар, сантехниклар һәм электрикларның хезмәт хакы якынча 40 процентка арткан. Бәйсез HR-белгеч Зулия Лоикова «Абзац» басмасына шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүген мондый белгечләрнең хезмәт хакы 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Ул шулай ук мондый һөнәрләрне үзләштерү шактый гади булуын билгеләп үтте: моның өчен көллияткә керү мәҗбүри түгел, еш кына ике айлык курслар узу да җитә.
Лоикова югары белемле һәм чит телләрне белүче клиентын мисал итеп китерде, ул озак вакыт белгечлек буенча эш таба алмаган. Ул аңа эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә һәм тиешле диплом алырга тәкъдим иткән, мондый белгечләргә ихтыяҗ зур булачак, дип вәгъдә иткән.
Белгеч раслаганча, ике айдан соң бу кеше эш турында якынча 15 тәкъдим алуын һәм алар арасында берсен сайлавы турында хәбәр иткән, ә эш бирүчеләр аңа тәҗрибәсе булмаган килеш тә 180-190 мең сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим иткән.