Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртте
24 апрельдә көндез Татарстан территориясендә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул хакта кисәтә.
Ведомствода реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында тормаска киңәш итәләр.