Май аенда Казаннан Истанбулга авиарейслар саны артачак
Nordwind Россия авиакомпаниясе май аенда Казаннан Истанбулга рейслар санын атнага дүрткә кадәр арттырачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан Истанбулга һәм кире юнәлештә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, ә 17 майдан – якшәмбе көннәрендә очарга мөмкин.
Самолет Төркиягә дүшәмбе көнне 10.40 сәгатьтә, чәршәмбе көнне – 11.50 сәгатьтә, җомга көнне – 7.50 сәгатьтә оча. Якшәмбе көннәрендә рейс 13.35 сәгатьтә башкарылачак. Очыш озынлыгы биш сәгать чамасы тәшкил итә.
Истанбулдан очыш дүшәмбе көннәрендә – 16.35, чәршәмбе көннәрендә – 17.45, җомга көннәрендә – 13.35 сәгатькә билгеләнгән. Якшәмбе көнне ул 19.25 сәгатькә планлаштырылган. Юлдагы вакыт – 4 сәгать 30 минут.