Сызраньда БПЛА һөҗүмендә ике кеше һәлак булган
Сызраньда өлешчә җимерелгән йорт хәрабәләре астыннан ике һәлак булучының мәетен чыгарганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга караганда, җимерекләр астында башка кешеләр юк.
Самара өлкәсендә фаҗига кичә иртән булды. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме.