Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллыга милли уен коралларында уйнаучылар җыелды

Чаллыда курайчы, композитор Иңбер Шәфыйков иҗатына багышланган «Моңлы дөнья» V халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала концерты узды. Әлеге проект башланганнан бирле анда 100гә якын кеше, 50дән артык коллектив катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Гала-концертта Мәскәү, Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән, республика районнарыннан, Башкортостаннан аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар төрле музыка уен коралларында уйнап татар халык моңнарын яңгыраттылар.

Концерт музыкант Рөстәм Фәттахов җитәкчелегендәге «Моң» һәм «Моңлы курай» ансамбльләренең берләштерелгән чыгышлары белән башланып китте. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы республиканың таланты балалары, иҗат коллективлары чыкты. Тамашачылар Мәскәүдән – Илдар Галлямиев, Башкортостаннан – Аяз һәм Фаяз Камаловлар, Чаллыдан «Әллүки» курайчылар ансамбле, Мөслимнән «Тургай», Әлмәттән «Ак лачын» һәм «Торымтай» этно-музыкаль коллективлары, Сарманнан «Әүлия моңнары» ансамбле чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр.

Гомумән концертта катнашкан 30га якын коллективның һәрберсе үзенең чыгышын югары профессионал дәрәҗәдә башкарды. «Энергетик» мәдәният сарае директоры Венера Садирова татар моңнарын саклап калуга, милли музыка уен коралларын пропагандалауга өлеш керткән коллективларга, талантлы балаларга һәм аларның укытучыларына рәхмәт әйтте.

«Бу фестиваль директор урынбасары, хезмәткәребез Рөстәм Фәттахов тырышлыгы белән елдан-ел оешкан төстә, матур уза. Аның географиясе киңәя. Татар моңын сакларга зур өлеш керткән укытучыларга, укучыларга баш иеп рәхмәт әйтәм», – дип Венера Садирова финалга чыккан катнашучыларга лауреат дипломнары тапшырды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да талантлы балаларга соклануын белдерде. «Әлеге фестивальне зурлап уздыручы Рөстәм Фәттахов кайчандыр үзе «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә иҗат юлын башлап җибәрде. Бүген ул бирегә күпме талантлы баланы бер сәхнәгә җыйды. Мондый балаларны күреп ничек сөенмисең?! Бу татар моңын һәм милләтне яратучыларда киләчәккә өмет уята», – диде ул.

Фестивальнең Гран-при бүләгенә 13 балалар сәнгать мәктәбеннән Алмаз Шәкүров, Саба районынна үрнәк «Дубая» ансамбле, Чаллы педагогия көллиятеннән Александр Прилепа белән Лилиана Шәңгәрәева дуэты лаек булды.

Әтисенең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән өчен Камилә Шәфыйкова-Гозерова «Энергетик» мәдәният йорты җитәкчләренә, шәхсән Рөстәм Фәттаховка рәхмәт белдерде. Моңлы чараны оештыручы Рөстәм Фәттахов та хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Иңбер Шәфыйков – Чаллы мәдәнияте һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул төрле хорлар, ансмабльләр оештырды, матур җырлар язды. Күпме баланы курайда уйнарга өйрәтте. Ул курайларны да үзе ясый иде. Мин аның исемен мәңгеләштерү максатыннан «Моңлы дөнья» фестивале оештыра башладым. Анда татар музыка уен коралларында уйнаган һәркем катнаша ала. Фестивальне оештыруга директорыбыз Венера Садирова, Камилә һәм Ренат Гозәеровлар, шәһәр Советы депутаты «СтройТраст» компаниясе директоры Раил Минегалиев, мәгълүмати партнерларыбыз «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары һәм башкалар ярдәм итте. Мин бу фестивальдән канәгать калдым, тамашачыларның аз булуы гына бераз кәефемне кырды», – диде Рөстәм Фәттахов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus