Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Рувики» һәм КФУ татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге проектын тормышка ашыра

«Рувики» һәм Казан федераль университеты тел һәм мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге» проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта интернет-энциклопедиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның нигезен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының лингвокультурология һәм ликография буенча укыту-фәнни лабораториясе әзерләгән күп томлы этномәдәни сүзлек тәшкил иткән. Ул тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнешен фразеология, мәкальләр, әйтемнәр һәм матур әдәбият мисаллары аша чагылдыра.

Махсус проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы кысаларында «Рувики»га сүзлекнең ике томын күчергәннәр, бу фәнни эш нәтиҗәләрен цифрлы форматта сакларга һәм аларга киң аудитория керү мөмкинлеген ачарга мөмкинлек бирде. Кулланучылар татар телендәге материаллар белән уңайлы онлайн-мохиттә эшләү мөмкинлегенә ия булды.

Проектның икенче этабында лингвистлар командасы сүзлек мәкаләләрен рус теленә тәрҗемә итәчәк. Бу аудиторияне киңәйтәчәк һәм татар телен белмәгән кулланучыларга тел материалы аша мәдәният һәм традицияләр белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

«Фәнни һәм мәгариф материалларын цифрлаштыру мәдәни мирасны саклау һәм үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Мондый проектларны «Рувики» платформасында урнаштыру белемнәрне киң аудитория өчен үтемле итә. КФУ белән уртак проектыбыз урта мәктәп һәм гимназия укучылары һәм укытучылары, филология һәм мәдәни-сәнгать белгечлекләре студентлары, шулай ук милли-мәдәни үзенчәлекләрне саклау белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак», – дип белдерде «Рувики» генераль директоры Владимир Медейко.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus