Имам күз тиюдән саклану ысулларын атады
Баланы хәтта аның иң якын кешеләре – ата-аналары да күз тидерә ала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Хәтта гаиләгә дә күз тидерергә мөмкин. Шуңа күрә пәйгамбәр с.г.в. балага яки берәр матур нәрсәгә караганда, «Сөбханаллаһ», «Әлхәмдулилла», дип әйтергә кушып калдырган. Һәм менә болар күз тиюдән саклый», - диде Хәйруллин.
Шулай ук имам бала тугач, мөмкин кадәр иртәрәк исем кушу, корбан чалу сөннәтләү һ. б. үткәрергә киңәш итә.