Казанда бөкене тротуар аша урап узарга теләгән машина йөртүчегә җәза биргәннәр
Казанда тротуардан барган «Хонда» автомобиле йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Инцидент 15 апрельдә булган.
Автомобильченең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы видеога эләккән, язма социаль челтәрдә бастырылган. Язмада машина йөртүченең, хәрәкәтнең башка катнашучыларын узып китәргә тырышып, тротуарга чыгуы күренә.
Хокук саклаучылар хокук бозучының шәхесен ачыклый алган. Ул 30 яшьлек ир-ат булып чыкты. Гаебен таныды. Автомобильчегә карата тиешле административ беркетмә төзелде.