Лаешта «Галиәсгар Камалны укыйбыз» проекты башлап җибәрелгән
Лаешның «Кама ягы» газетасы редакциясе Лаеш районы китапханәләре һәм мәдәният йортлары белән берлектә «Галиәсгар Камалны укыйбыз» проектын башлап җибәрде. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.
Г.Камалны укыйбыз проектына Кече Елга мәдәният йорты артистлары да кушылган. Лаеш районы Кече Елга авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тылсым» үзешчән халык театры Г.Камалның «Беренче театр» комедиясеннән өзек тәкъдим иткән.
Без барлык мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм барлык укучыларыбызны «Аның юллары янәшәдә яши» онлайн-эстафетасында катнашырга чакырабыз.
Катнашучылар бөек татар язучысы һәм драматургы Галиәсгар Камалның әсәрләрен укый яки аның пьесаларыннан өзекләр куя, моны видеога төшереп редакциягә җибәрә, ала диелә хәбәрдә.
Тулырак мәгълъмат белән «Кама ягы» сайтында танышырга мөмкин.