Арчада мәдәни мирасны танытуга багышланган «Милли аһәң» бәйгесе узачак
13 майда Арча районы инвалидлар җәмгыяте «Казан арты» тарих-этнография музее белән берлектә сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен иҗади бәйге оештыра. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.
«Милли аһәң» исемле бәйге Габдулла Тукайның тууына 140, Һади Такташның тууына 125, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан уздырыла.
«Бәйге биш номинация буенча уздырыла: «Нәфис сүз», «Музыкаль әсәр башкару», «Сынлы сәнгать», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Үзешчән сәнгать», – диде район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хафизов. – Беренче дүрт номинациядә эшләр Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил иҗаты белән бәйле булырга тиеш, ә «Үзешчән сәнгать» номинациясендә катнашучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен башкарырга тиеш. Яшь чикләве юк, бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Бары тик катнашучылар Арча районы белән бәйле булырга тиеш: яшәргә, укырга яисә эшләргә».
«Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләренә эшләрне 6 майга кадәр «Казан арты» тарих-этнография музеена тапшырырга кирәк. Калган номинацияләрдә катнашучыларны 13 майда 9 сәгатьтә «Казан арты» тарих-этнография музеенда көтеп калалар.
Тулырак белешмәләр өчен «Казан арты» тарих-этнография музеена яки район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хафизовка 89372865798 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.