Йолдыз Миңнуллина: Эшләп карамыйча сәнгатьне дә, мәдәниятне дә алга җибәреп булмый
«Мәдәният бар, сәнгать бар. Сәнгатьтә экспериментларга урын бирелә: кемдер нәрсәнедер дөньяда беренче мәртәбә уйлап чыгара.
Әйтик, Һади Такташ татар әдәбиятында ирекле вәземне – шигырь структурасын дип әйтик – уйлап чыгара. Әкренләп башкалар Тукай чорындагы вәзем белән түгел, Такташча яза башлыйлар, ул мәдәнияткә үтеп керә. Уйлап чыгарылган нәрсә – ул әле сәнгать кенә, ә инде гомуми әйләнешкә кергәч, мәдәнияткә әверелә.
Безгә әйтмәкчеләр иде инде, имеш, без экспериментлар белән мавыгып мәдәниятне читкә алып китәбез. Ә без – юк, без мәдәният мәйданында түгел, сәнгать мәйданында эшлибез, анда ялгышлар да, хаталар да булырга мөмкин, дибез. Тегеләй итеп карыйбыз, болай итеп. Кайсыларыдыр кереп китә мәдәнияткә, кайсыдыр – юк. Әмма ләкин эшләп карамыйча сәнгатьне дә, мәдәниятне дә алга җибәреп булмый», – ди ул.
Әлмәттә әдәбият сөючеләр белән очрашу узды. Бу очрашу турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.
- Йолдыз Миңнуллина: «Миннән, бәлки, дөньядагы иң шәп көтүче чыккан булыр иде, ләкин...»