Анталиядә «Татарстан төсмерләре» программасы тәкъдим ителгән
Төркиянең Анталия шәһәрендә «Татарстан мәдәният җәмгыяте» һәм Кембридж системасы нигезендә эшләүче «Гөккүшагы колледжы» уртак мәдәни проектын гамәлгә ашырган. Алар Бөтендөнья сәнгать көненә багышланган «Татарстан төсмерләре» программасын тәкъдим иткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.
«Программа өчен махсус татар милли күргәзмәсе әзерләнде. Анталиядә яшәүче татар рәссамнарының беренче тапкыр оештырылган рәсем күргәзмәсе ачылды», – диде оешма җитәкчесе.
Чарада, шулай ук, рәсем, кул эшләре тәкъдим ителгән. Татар биюе һәм музыка коралларында уйнау буенча мавыктыргыч мастер-класслар, интерактив уеннар уздырылган. Бәйрәм чарасына килүчеләрне татар милли ризыклары белән сыйлаганнар. «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеменең олылар һәм балалар чыгышлары, төрки халыклар музыкантлары концерты да үткәрелде», – диде Гөлназ Җиһангирова.