Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Очрашуда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 10 иле – Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин илчелекләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкләр үсеше өчен халыкара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады.

«Россия һәрвакыт безнең милли мәнфәгатьләрне дә, дөньякүләм үсешнең объектив тенденцияләрен дә исәпкә ала торган конструктив тышкы сәяси курс алып бара һәм алып барачак та. Барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең ил хезмәттәшлек итәргә теләгән барлык партнерлар белән ачык һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне сакларга, икътисад һәм гуманитар өлкәдәге элемтәләрне тирәнәйтергә, бергәләп кискен проблемалар һәм гомуми куркынычларга каршы торырга әзер», – диде Татарстан Рәисе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул билгеләп үткәнчә, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы һәм IT-өлкә республика икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләре булып кала. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан экспортны киңәйтүгә, региональ брендларның позицияләрен ныгытуга һәм инвестицияләр җәлеп итүгә йөз тота.

«Татарстан - динамик рәвештә үсә торган республика, монда алдынгы технологияләр, куәтле сәнәгать базасы һәм халыкара партнерлыкка ачык булуны күрергә була. Республикада Россиядән читтә дә кирәкле конкуренциягә сәләтле продукция җитештерелә. Безнең максат - экспортны киңәйтү, Татарстан брендларының позицияләрен ныгыту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирде, республиканың халыкара проектларда һәм форумнарда катнашуын, шулай ук ислам банкингы һәм мәдәни инициативалар үсешен билгеләп үтте.

«Без сәүдә-икътисади, инвестицион, фәнни-мәгариф һәм мәдәни, спорт һәм туризм өлкәләрендә мөселман дәүләтләре партнерлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ил җитәкчелеге кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Безнең республика – Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Шулай ук Казан быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булды», – дип хәбәр итте республика Рәисе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда ел саен чит ил партнерлары катнашында эре халыкара чаралар уза. Ул кунакларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында, «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында, «TIME: Татарстан-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумында, Глобаль яшьләр саммиты, Kazan Digital Week һәм башка чараларда катнашырга чакырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus