Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе Нәргиз Монасыйпов: Татарлар арасында яшәргә телим
Татар теленнән XIII халыкара олимпиаданың Гран-при иясе Нәргиз Монасыйпов киләчәктә татар халкы арасында яшәргә теләвен әйтте. Җиңүеннән хис-кичерешләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты.
Нәргиз Монасыйпов Пермь крае Барда районының Габдулла Тукай исемендәге гимназиясендә 11 нче сыйныфта белем ала.
«Татар телен гаиләдә кечкенәдән өйрәндек. Әти-әнидән шундый тәрбия бирелде. Телебезне саклыйбыз, горурланабыз, киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз. Бик яратып шигырьләр сөйлибез. «Туган тел»не яттан җырлыйбыз», – диде Нәргиз.
Аның сүзләренчә, олимпиада биремнәре җиңел булмаса да, ул аларны «чын күңелдән рәхәтләнеп үтәгән». «Проектларны якладык һәм, әлбәттә, 3-4 көн ял иттек. Габдулла Тукайга багышлап, интеллектуаль уен проектын эшләдем. Ул проектны үзем уйлап чыгардым, үзем ясадым һәм укытучыларга тәкъдим иттем», – ди Нәргиз.
«Казанны яратам. Казанга укырга керергә дә теләгем бар. Татар халкыбыз арасында яшәргә телим. Гран-при акчасын үземнең киләчәгемә саклап тотармын, яңа проектларны тормышка ашырырмын», – дигән ниятләре белән дә уртаклашты Барда егете.
Нәргиз Монасыйпов бүләкләү тантанасында сәхнәдә дә җавап сүзе һәм җыры белән чыгыш ясаган иде. «Казан – татарларның мәркәзе, яшьләрне берләштерә, үзенә тарта. Мин Казаныбызга мең рәхмәтле. Иҗади кеше буларак милли сәнгатьне, нәфис сүзне бик яратам. Татар теленнән олимпиада миңа этәргеч булыр дип ышанып калам. Әти-әниемә, укытучыларыма, мәктәбемә, дусларыма, Татарстанның Мәгариф министрлыгына олы рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде Гран-при иясе чыгышында.