Татарстанда язгы культураларны чәчү башланды
Татарстан игенчеләре язгы культураларны чәчүгә кереште. Алар 1,7 млн гектардан артык мәйданда чәчеләчәк, шулардан 818 мең га бөртекле культуралар һәм 684 мең га техник культуралар булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Лениногорск районында борчак чәчүгә керештеләр, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә районнарында арпа чәчә башладылар», - дип хәбәр итәләр министрлыкта.
Моннан тыш, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны дәвам итәләр. Уҗымнарны тукландыру 142 мең га (планның 29 проценты) мәйданда башкарылган, күпьеллык үләннәрне - 45 мең га (планның 14 проценты).