Бүген Татарстанда бераз яңгыр һәм температураның +19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
17 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, көнбатыш районнарда көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя.
Һаваның максималь температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.