Узган тәүлектә мошенниклар сигез татарстанлыны 16 млн сумга алдаган
Узган тәүлектә Татарстанда мошенниклар сигез кешене 16 млн сумга алдаган. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге башлыгы, юстициянең кече киңәшчесе Михаил Желаев сөйләде.
«Алданганнар арасында пенсионер, Росгвардия хезмәткәре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бер хезмәткәре бар», – дип сөйләде Желаев.