Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Тоталь диктант» текстын театр һәм телевидение йолдызлары әйтеп яздырачак

Татарстан 18 апрельдә «Тоталь диктант» халыкара акциясенә кушыла. Быел төбәк мәйданчыкларында текстны актерлар, телевидение алып баручылары, блогерлар һәм популяр телепроектларда катнашучылар әйтеп яздырачак.

ТР Милли китапханәсе үзәк мәйданчыкларның берсе булачак, анда диктантны Андрей Ургант әйтеп яздыра.

Чаллыда акциягә «Кухня» һәм «Отель Элеон» сериаллары буенча билгеле Елена Ксенофонтова да кушыла. Ул КФУның Чаллы институтында чыгыш ясаячак.

Казанның ачык мәйданчыкларында текстны «Женский стендап» тамашасында катнашучылар Мария Маркова һәм Маргарита Родина әйтеп яздыра. Маркова – АРТ-үзәктә, Родина Камал театрында чыгыш ясый. «Россия – Минем тарих» тарихи паркында текстны Татарстан яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров әйтеп яздыра.

Акциягә шулай ук блогерлар, Татарстан теле - һәм радио алып баручылары, шул исәптән Русина Семененко, Динара Вургафт, Анна Семеновых, Эльвира Фәйзуллина, Мария Айнуллина, Алсу Якупова, Гүзәл Зәйнакова, Гөлназ Гыйззәтуллина, Павел Густов һәм Нина Калаганова кушылачак.

Быел текст авторы - язучы, публицист Алексей Варламов.

Акция республиканың барлык шәһәр-районнарында 1000нән артык мәйданчыкта уза. Казанда диктантны китапханәләр, югары уку йортлары, мәдәни үзәкләр һәм музейларда язарга мөмкин. Мәйданчыкларның тулы исемлеге белән проектның рәсми сайтында танышырга була.

Татарстанда акция «СИБУР» төркеменә кергән «Казаноргсинтез» һәм «Смотри» офтальмология клиникасы ярдәмендә уза.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus