Казанда Копылов урамында Audi йөртүчесе баганага бәрелгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр
Бүген якынча 12.40 сәгатьтә Казанда Копылов урамында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек Audi йөртүчесе имин тизлекне сайламаган, идарә итүне югалткан һәм бордюрга бәрелгән, шуннан соң - ут баганасына. Бәрелүдән автомобиль икегә өзелгән. Аның идарә итү таныклыгы булмаган
Машина йөртүчене авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Автомобильдә пассажирлар булмаган.
Автоинспекторлар бу хәлнең шартларын ачыклый.