Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Сәләт» форумының беренче сменасы тәмамлана

Татарстанда 2012 елдан бирле уза торган «Сәләт» – «Сәләт Биләр Форум» форумының беренче сменасы тәмамлана. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Форумда җәйге профильле сменаларга конкурс аша сайлап алынган сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр катнаша. «Сәләт Биләр Форум» «Сәләт» бергәлегенең ел йомгаклары буенча эшенең кульминацион ноктасы булып тора.

Сменаның форматы лагерьләрнең фән, иҗат, сәнгать һәм спорт кебек профильле юнәлешләре белән бәйле тематик лабораторияләр эшен күздә тота. Смена кысаларында мастер-класслар, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы экспертлары белән интерактив әңгәмәләр узды.

«Мин «Сәләт» форумына килдем: мин бирегә ел саен киләм, балалар һәм яшьләргә белемнәремне тапшырам. Татарстанда балалар һәм яшьләрнең һәрьяклап үсеше өчен нигез булдыра торган масштаблы проектлар булу бик шәп», – дип билгеләп үтте чарада булганнан соң Иҗтимагый ярдәм штабы катнашучысы Алинә Гыймалтдинова.

«Миңа калса, «Сәләт» – ул татар теле, милләте һәм мәдәнияте саклана торган урын. Рөстәм Нургалиевич (Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – Т-и. иск.) «Сәләт» проектына бик нык ярдәм итә», – дип өстәде ул.

«Минемчә, талантлы яшьләргә һәм аларның үсеше өчен булдырылган мәйданчыкларга шундый көчле ярдәм күрсәтү бик мөһим», – дип йомгаклады сүзен Гыймалтдинова.

«Сәләт» халыкара яшьләр белем бирү форумы ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максат һәм бурычларына туры килә. Илкүләм проект талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүне, аларга иҗатта һәм спортта үсү өчен шартлар тудыруны күздә тота.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus