Шарм-эль-Шейхта тоткарланган самолет Казанга килеп җитте
Мисырның Almasria егiversal Airlines чартер авиакомпаниясенең Шарм-эль-Шейхта тоткарланган рейсы 13.03 сәгатьтә Татарстан башкаласы аэропортына төшеп утырды.
Росавиация хәбәр иткәнчә, самолетта 60 пассажир (43 олы кеше, 16 бала, 1 имчәк баласы) бар.
«Татар-информ» агентлыгы бу рейсның 19 июньгә 23.59 сәгатькә үк планлаштырылуы турында язып чыккан иде.