Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләр өчен түләүләрне арттыра

Быелдан Татарстанда урман хуҗалыгы тармагына эшкә килүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең күләме арткан. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлап килүчеләргә түләү 150 меңнән – 300 мең сумга кадәр, югары уку йортларын тәмамлап килүчеләргә – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр арттырылган. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Кадрлар мәсьәләсендә кыенлыклар бар, әмма алар чишелмәслек түгел. Штатлар 90 процентка тулган. Соңгы елларда Татарстан Рәисе ярдәме белән яшь белгечләргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр каралган. Быелдан башлап алар 300 һәм 500 мең сум тәшкил итә», - дип сөйләде ул «Татар-информ»га Казанда узган «Урман һәм азык-төлек» күргәзмәсендә.

Бүгенге көндә республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары 30 төрле эш урыны тәкъдим итә. Инженерларга һәм урман хуҗалыгы осталарына ихтыяҗ аеруча зур. Районнарда эш эзләүчеләргә 40-56 мең сумга кадәр хезмәт хакы, шулай ук тулы социаль пакет тәкъдим ителә, тулай торакта яшәү өчен урыннар бар.

«Безнең ресурслар көчле. Татарстан Рәисе моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтә. Без техник җиһазлау, инвентарь, оештыру техникасы өлкәсендә барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Биналарда вакытында ремонт үткәрелә. Республикада эшләү өчен яхшы шартлар тудырыла, шуңа күрә безгә башка төбәкләрдән яшьләр укырга килә» , - дип ассызыклады Кузюров.

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның юлламасында урманчыларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәклеге турында әйтелде.

«Урман һәм азык-төлек» күргәзмәсе Халыкара урман көнендә Казан дәүләт аграр университетында ачылды. Биредә Татарстан урман хуҗалыклары урман янгыннары вакытында һәм урман культуралары сезонында кулланыла торган техниканы тәкъдим итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus