Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Һадиуллин: Укытучы хезмәтенә мөккиббән, балаларны яратып эшләгәннәргә дан җырлар вакыт

Бүген Казанның «Әкият» курчак театрында «Ел укытучысы» Россиякүләм бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләвенчә, биредә, укытучы хезмәтенә мөккиббән, балаларны яратып эшләгәннәргә дан җырлар вакыт.

«Иң зур тырышлык – укытучыларның үзләреннән. Укытучы хезмәтенә мөккиббән, балаларны яратып эшләгәннәргә дан җырлар вакыт. Әлбәттә, мәшһүр мөгаллимнәребезгә ихтирамны һәрвакыт күрсәтеп торабыз. Әлеге бәйгедә алар зур юл, төрле этаплар үттеләр. Барлыгы 9 зонада 139 кеше катнашты. Алар арасыннан 40 – республика дәрәҗәсенә чыга алды. Шулай ук бездә яшь укытучылар өчен «Педагогик дебют» дигән номинация бар. Биредә катнашкан педагоглар уртача 23 яшьлек. Катнашучылар арасыннан 14 ир-егет укытучы бар, калганнары хатын-кызлар. Һәрвакыттагыча хатын-кызлар көчлерәк. Яхшы итеп эшли беләләр, мәгариф системасында ирләрне тартып баручылар алар», – диде ул журналистлар белән аралашканда.

Шулай ук министр бәйгедә катнашкан татар теле укытучылары, тәрбиячеләр өчен булдырылган номинацияләргә дә тукталды.

«Бу бәйгенең татар теле укытучылары арасындагы номинациягә исә 11 төбәктән педагоглар килде. Ә әгәр дә аларның эш алымнарын алып карасак, бу ысуллар искиткеч матур. Үзебезнең ана теленә – татар теленә мәхәббәт уятуда, аны саклауда көч куялар. «Ел тәрбиячесе» турында да әйтәсем килә. Тәрбиячеләр кечкенә вакыттан ук бала белән эшлиләр. Хезмәтләре бик катлаулы. Балалар бакчасы төркемендә 25-30 бала булса, аларның холык-фигылен формалаштыруда да роль уйныйлар бит. Бу бик авыр да, мактаулы да хезмәт. Бәйгедә катнашкан барлык мөгаллимнәр дә җиңүче», – дип билгеләде Һадиуллин.

  • Тантаналы чара музыкаль номерлар белән барды. Төрле бию һәм җыр ансамбльләр, «Казан егетләре» триосы чыгыш ясады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus