Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Социаль фонд ана капиталы акчасына торак сатып алу буенча яңалык турында сөйләде

Татарстанда ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга тоту иң популяр юнәлеш булып тора. Әмма 2025 елдан дәүләт ярдәме акчасын гаиләләр торак яшәү өчен яраклы дигән бәяләмә булганда гына файдалана ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Программаны эшләтеп җибәрү башланганнан бирле 429 меңгә якын сертификат бирелгән, шуларның 11,7 меңнән артыгы – актив режимда. 402,5 меңнән артык гаилә бу акчаларны кулланган инде. Торак шартларын яхшырту иң популяр юнәлешкә әверелде, бу хокуктан 321 меңнән артык гаилә файдаланды», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Хәзер сатып алына торган торакның торышын бәяләү мәҗбүри шарт булып тора. Документны Дәүләт торак инспекциясе, Роспотребнадзор һәм башка ведомстволар белгечләре кергән ведомствоара комиссияләр бирә. Кирәкле бәяләмәне район администрациясендә алырга мөмкин. Шуннан соң сертификат хуҗасы аның белән социаль фондка мөрәҗәгать итә, акча белән эш итү турында гариза бирә. Бу яңалык яшәү өчен яраксыз булган торакка акча куллану омтылышларын туктатачак.

«Торакны бәяләүгә яңа таләпләр дәүләт акчасы сыйфатсыз яки яшәү өчен яраксыз торакка сарыф ителүне булдырмаска ярдәм итәчәк. Бу гаиләләр һәм балалар мәнфәгатьләрен яклауда мөһим адым», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Моннан тыш, узган елдан дәүләт хезмәтләре сайтында йорт яки фатир сатып алуга гариза бирү җиңеләйде. Ата-аналарга күчемсез милек турындагы мәгълүматларны кулдан кертергә кирәкми, чөнки социаль фонд сервисы порталда Росреестр сервислары белән интеграцияләнгән, аннан кирәкле барлык мәгълүмат автомат рәвештә җыела. Торак объектлар турындагы белешмәләр автомат рәвештә тутырыла, бу формаль сәбәпләр аркасында кире кагылмас өчен гаризада хаталар ясамаска ярдәм итә.

Быел «Демография» илкүләм проектына алмашка «Гаилә» яңа илкүләм проекты киләчәк. Аңа «Гаиләгә ярдәм», «Өлкән буын», «Аналарны һәм балаларны саклау» кебек программалар керә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus