Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республика балалар клиник хастаханәсендә өченче намаз уку бүлмәсе ачылды

Республика балалар клиник поликлиникасында намаз бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, Әбугалисина мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрдәнов, шулай ук медицина хезмәткәрләре, авырулар, аларның ата-аналары, иганәчеләр һ.б. катнашты.

Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләребезне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул медицина оешмасына һәм хәйриячеләргә намаз бүлмәсе өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Илфар хәзрәт, Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. үгет-нәсыйхәтләрен искә төшереп, мәчет салган һәркемнең зур әҗер алачагын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2016 елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.

Бу намаз бүлмәсе авыруларга, аларның якыннарына һәм дусларына бүләк булды. Бүлмә 15-20 кешене сыйдыра ала, ир-атлар да, хатын-кызлар да анда намаз укый ала. Шулай ук тәһарәт алу өчен барлык шартлар да тудырылган, намазлыклар җәелгән һәм кирәкле дини әдәбият бар.

Айдар Шаһимәрдәнов намаз уку бүлмәсенең әһәмияте турында сөйләде, авырулар һәм ата-аналар да аның белән танышып чыкты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республика балалар клиник хастаханәсендә намаз бүлмәләре булдыру идеясе белән Айдар Шаһимәрдәнов җитәкчелегендәге РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды чыгыш ясады. Алар 2020 елдан башлап хастаханәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә намаз уку өчен бүлмәләр булдыру белән шөгыльләнә: булган бүлмәләрне төзекләндерүне, җиһазлар сатып алуны, косметик ремонт үткәрүне һәм башка эшләрне тулысынча үз өстенә ала. Айдар Равил улы Республика балалар клиник хастаханәсендә дә дин тотучылар белән берлектә намаз бүлмәсен җиһазлау эшләрен башкарды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus