Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Советының профильле комитетлары рәисләре Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашты

Тверь өлкәсенең Закон чыгару җыены депутатлары Татарстан коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнә. Бүген республика Дәүләт Советында парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнан соң төбәкләр парламентларының профильле комитетлары җитәкчеләре очрашу уздырды, алар парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикерләште.

Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин һәм комитет рәисе урынбасары Камил Ногаев Тверь өлкәсе Закон чыгару җыенының Ююджет һәм салым буенча даими комитеты рәисе Константин Буевич белән очрашты. Алар федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, социаль тармакны бюджетлы планлаштыру, илкүләм проектларны һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча төбәк закон чыгаручыларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.

Тверь өлкәсе Закон чыгару җыенының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча даими комитеты рәисе Александр Клиновский белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин очрашты. Очрашуда Клиновский Татарстандагы җирле үзидарә структурасы, дәүләт хакимияте органнарының муниципалитетлар белән элемтәсе, республика район-шәһәрләрендә бюджет-финанс базасын формалаштыру мәсьәләләре турында кызыксынды. Альберт Хәбибуллин Татарстанның Муниципаль берәмлекләре советы эшчәнлеге һәм республикада 2013 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырылып килә торган үзара салым программасы турында сөйләде.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьне файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе Азат Хамаев Тверь өлкәсе Закон чыгару җыенының аграр сәясәт һәм табигатьне файдалану буенча даими комитеты рәисе Александр Кушнарев белән очрашты.

Алар табигать саклау территорияләрен һәм тыюлык зоналарын саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Парламентарийлар Иделне сәламәтләндерү буенча чаралар, табигать саклау өлкәсендә закон чыгаруда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикерләште. Очрашуда шулай ук Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Александр Илюшин һәм аның урынбасары Дмитрий Трусов та катнашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus