Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Җәббаров: Татарстанда бөртекле культураларны урып җыю ахырына якынлаша

Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып җыю ахырына якынлаша. Бүгенге көндә игеннәр 1,3 миллион гектарда җыеп алынган, бу планлаштырылган мәйданның 99 проценты дигән сүз. Барлыгы 3 миллион 645 мең тонна ашлык суктырылган. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый саннар китерде.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстанда уртача уңыш гектарыннан 27,9 центнер тәшкил итте. Бүген республиканың 26 районында бөртеклеләрне урып-җыю тулысынча тәмамланган.

«Рапс суктыру дәвам итә, аның мәйданы – 165 мең гектар. Бүгенге көнгә рапс 98 мең гектарда (60 процент) суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 20,6 центнер тәшкил итә. Моннан тыш, 11 районның тугызы шикәр чөгендере ала. Бүгенгә татлы тамыр 13,5 мең гектарда (24 процент) казып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 432 центнерга җитә», - диде Җәббаров.

Министр тагын республикадагы җитештерү куәтенә чыккан ике шикәр заводының эше турында сөйләде.

«Тәүлегенә 12,5 мең тоннадан артык чимал эшкәртелә. Бүгенге көнгә 246 мең тонна чимал эшкәртелгән, яңа уңыштан 29 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәрлелеге уртача 16,5 процент тәшкил итә», - дип искәртте министр.

Көзге культураларны чәчүгә килгәндә, бу эш 445 мең гектарда (планның 90 проценты) башкарылган.

Моннан тыш, 20 сентябрьгә туфракны төп эшкәртү 813 мең гектарда (планның 49 проценты) үткәрелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus