Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада «Керәшен мәдәнияте» фестивалендә бер сәхнәдә 12 ансамбль чыгыш ясады

Узган атнада Түбән Камадагы «Гаилә» паркында «Керәшен мәдәнияте» фестивале узды. Бу хакта «Татар LIFE» сайты яза.

Әлеге фестивальгә күрше шәһәрләрдән дә бик күп кунаклар килде. Бер сәхнәдә 12 ансамбль чыгыш ясады. Болар — Түбән Кама шәһәре һәм районы иҗат коллективлары гына түгел, күрше-тирә яклардан килүче кунаклар да. Әлбәттә, бу — чараның шәһәр генә түгел, республика күләменә чыгуын, аның дәрәҗәсенең елдан-ел үсүен раслаучы дәлил. Парк сәхнәсендә яңгыраган керәшен халык җырлары паркта ял итәргә килгән кешеләрне битараф калдырмады. Җырчылырга кушылып рәхәтләнеп җыр суздылар, дәртле көйләргә кушылып биеделәр.

Фестивальдә «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», «Ак түтиләр» (Олы Аты авылы), «Җирекле моңнары» (Кече Җирекле), «Нариман керәшеннәре» (Нариман) ансамбльләре белән беррәттән, Алабуганың «Ак каз», Әлмәт районының Кәләй авылыннан «Кәләем» фольклор ансамбльләре дә катнашты. «Кәләем» ансамбленә 48 ел икән. Аның артистларын Татарстан һәм Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Ә башкалабыз Казаннан ук килгән Лариса Басыйрованың чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Җыр-бию белән беррәттән, паркта төрле осталык дәресләре узды. Нариман авыл китапханәсе китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Китаплар аша керәшен халкының мәдәнияте һәм тарихы белән танышу күпләргә кызык булды. Балалар гына түгел, олылар да бик яратып «Җәйге истәлек» дип аталган китапка кыстыргыч ясадылар.

Фестиваль ахырында Керәшен җәмгыяте исеменнән бу чараны оештыруда зур булышлык күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus