Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шагыйрә Гөлинә Шәйхи Шигырь бәйрәме турында: Кичәнең сыйфатын яхшыртырга кирәк

«Миңа калса, һәр әйбергә үзгәреш кертергә кирәк. Елдан-ел олы шагыйрьләрне шигырь укырга чыгаралар. Түрдә зур шәхесләр утырып тора. Мин Рәмис абыйның фикерләре белән килешәм.

Нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Яшьләр күбрәк килсен өчен, алар белән бергәрәк атларга кирәк. Әгәр яшьләр ул шигырьләрне үзләре популяр санаган берәр язучы, шагыйрьдән ишетсәләр, алар шигърияткә тартыла башлаячаклар. Бездә, барыбер шигырь белән әллә нәрсә эшләп булмый, яшьләрне тартып булмый, дип сөйләргә яраталар. Әгәр яшьләрчә уйлап, ниндидер бер шундый формат эшләсәң, миңа калса, яшьләрне күбрәк җәлеп итеп булыр иде. Мин әйтмим анда безнең язучыларыбызны утырмасын дип.

Аның ничектер форматын үзгәртеп, ул кичәнең сыйфатын яхшыртырга кирәк. Бөтен әйбер мәгънә һәм сыйфаттан тора. Анда мәгънә бар, аның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Аның өчен «югарырак» утырган кешеләр дә шунда булырга тиештер дип уйлыйм.

Яшьләрне җәлеп итәр өчен, бәйрәмне оештыруда яшьләрнең үзләренең дә катнашуы кирәк. Барыбер һәр чор үзенчә тәрбияли. Хәзер безнең «Инстаграм», «ВКонтакте» аша ниндидер әйберләрне яшьләр күбрәк тә, тизрәк тә отып ала, үзләштерә. Олы кешеләргә аны аңлатып булмый.

Мин «Китап» радиосында эшлим. Мәсәлән, без социаль челтәрләргә шигырьләрне видео форматта эшләп куябыз. Ул шигырьләрне яшьләрнең яраткан артистлары укый икән – яшьләргә ул кызык, кирәк. Алар аны үлеп китеп тыңлыйлар, шулхәтле яратып тыңлыйлар. Ниндидер шундый әйбер эшләргә кирәк. Яшьләрчә уйлап, әгәр без яшьләргә кирәкле продуктны бирсәк, аларның анда киләсе киләчәк, яңгыр яуса да, салкын булса да. Яңгыр яуганда да Фирдүс Тямаев концертында басып торалар. Нишләп яңгыр астында без шигырь тыңламаска тиеш?» - ди ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бу хакта «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

  • Шигырь бәйрәменә яңа сулыш өреп булырмы? (Әллә барысын да искечә калдырыргамы?

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus