Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Рәисе грантына гаризалар кабул итү төгәлләнә

3 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы Рәисе грантларын тәкъдим итү конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана.

Гаризалар 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Алар арасында социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау; гаиләгә, ата-анага, балаларга ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга булышлык итү һ.б. юнәлешләр бар. Моннан тыш, ике юнәлеш (татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау, иҗтимагый дипломатия үсеше һәм ватандашларга ярдәм итү) буенча бәйгедә шул исәптән Россия Федерациясенең башка субъектларыннан коммерцияле булмаган оешмалар да катнаша ала.

Җиңүчеләрне экспертлар бергәлеге эше йомгаклары буенча республика конкурс комиссиясе билгеләячәк. Гомуми грант фонды 159 миллион сумнан артып китә. Бәйгедә катнашучылар консультатив ярдәм сорап 79872624068 телефоны буенча «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасына, шулай ук муниципаль районнарда һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрендә урнашкан муниципалитетара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча тәкъдим ителгән. Шунда ук катнашу өчен заявка да калдырырга мөмкин.

Бәйгене оештыручылар - Республика конкурс комиссиясе һәм «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Конкурсның максаты - гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне тәэмин итү.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus