Татарстан Фәннәр академиясе сентябрьдә грантлар системасын гамәлгә ашыра башлаячак
Татарстан Фәннәр академиясе сентябрьдә галимнәр өчен грант ярдәме күрсәтә башларга ниятли. Әлеге оешманың вице-президенты Марат Сафиуллин V Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе надежда Гордеева яза.
«Сентябрьдә грантлар системасын гамәлгә ашыра башлыйбыз, моңа шул исәптән тикшеренүләр – Евразия интеграциясе өлкәсендәге уртак эшләргә ярдәм күрсәтү дә керә», - диде спикер.
Сафиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итүе хакында искәртте. Аның сүзләренчә, республиканың фәнни-технологик үсеш программасы өстәмә финанслар алган.
«Конгресс вакытында әзерләнгән яңа проектлар да Фәнни-технологик үсеш елы планына һәм программа чараларына керәчәк», - дип искәртте ул.
Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессының эше 14 июньгә кадәр дәвам итә. Анда Евразия интеграциясе процессларын киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышалар.