Зәңгәр күлләрне төзекләндерү проекты буенча инженер тикшеренүләре һәм документлар эшләү 15,5 млн сумга бәяләнгән. Бу тендер дәүләт сатып алулары порталында чыкты.
Төзекләндерү территориясенең мәйданы 110 мең квадрат метр тәшкил итә, анда Зур Зәңгәр күл, Кече Зәңгәр күлләр һәм Крутушка торак массивы кергән. Эшләрне бер этапта башкару планлаштырыла.
Объект төзелешенең бәясе 310 млн сумнан артык тәшкил итәр, дип фаразлана. Документлар буенча планировкалар эстетик таләпләргә һәм санитария нормаларына җавап бирергә, ә документларда шәһәр төзелеше вазгыяте, табигать үзенчәлекләре, визуаль анализ, планлаштыру чикләүләре исәпкә алынырга тиеш.
Моннан тыш, сатып алу Казанда скверны төзекләндерү өчен тикшеренүләр уздыруны һәм проект документациясен эшләүне үз эченә ала. Территориянең мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә, әмма аның кайда урнашуы документларда күрсәтелмәгән. Эш 6,5 млн сумга бәяләнгән.
Ике объект та Татарстан бюджетыннан финанслана, заказчы - Главинвестстрой.